Молодежные Организации Соединяются и Творят

МУНИЦИПАЛЬНОЕ АВТОНОМНОЕ УЧРЕЖДЕНИЕ ГОРОДА НАБЕРЕЖНЫЕ ЧЕЛНЫ

Молодежный центр "ЗАМАН"

icon instaicon insta

8 (8552) 570-870

Приемная

Главное меню

20 нче декабрьдә «Заман» яшьләр үзәге белән берлектә «Сәләт-Яр Чаллы» клубы «Уйлап кара» интеллектуаль уен-конкурсы уздырды. Интеллектуаль уен-конкурс «Заман» яшьләр үзәге һәм Яр Чаллы шәһәренең Мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлеге ярдәме белән үткәрелде. 

Конкурста Яр Чаллы шәһәренең дүрт мәктәбеннән командалар катнашты:

«Гали Акыш исемендәге 84-нче Лицей-интернат» («Сандугач» командасы), «38-нче урта гомуми белем мәктәбе» («Бригантина» командасы), «56-нчы урта гомуми белем мәктәбе» («Лидер» командасы) һәм «1-нче урта гомуми белем мәктәбе» («Яхшылык» командасы). 

 

Конкурс биш турдан торды: «ЭМОДЗИ буенча җырны таны», «Фразаларны тап», «Меломан», «Гомуми сораулар» һәм «Блиц-турнир».

Конкурс татар телендә дә, рус телендә дә үткәрелде. Мәктәп укучылары төрле сорауларга җавап бирделәр, көйләрне аңлап җавабын әйттеләр, кроссворд чиштеләр.

Конкурста катнашучылар үзләрен төрле тармакларда актив һәм кызыксынучан итеп күрсәттеләр. Аларга бигрәк тә беренче турда смайликларны аңлап, көйләрне әйтү бик ошады.

Нәтиҗәдә, «Бригантина» командасы җиңү яулады («38-нче урта гомуми белем бирү мәктәбе»). Икенче урында «Сандугач» командасы («Гали Акыш исемендәге 84-нче Лицей-интернат»). Өченче урынга «Яхшылык» командасы («1-нче урта гомуми белем мәктәбе») лаек булды. «Лидер» командасы («56-нчы урта гомуми белем мәктәбе») актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.

20 декабря 2019 года в Молодежном центре «Заман» прошла интеллектуальная игра-конкурс «Уйлап кара», который провел клуб «Сәләт-Яр Чаллы» при поддержке Молодёжного центра «Заман» и отдела по работе с молодежью Управления образования и по делам молодежи города Набережные Челны. 

В конкурсе участвовали четыре команды из четырех школ города Набережные Челны: МАОУ «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша» (команда «Сандугач»), МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №38» (команда «Бригантина»), МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №56» (команда «Лидер») и МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №1» (команда «Яхшылык»). 

Конкурс состоял из 5 туров: «Угадай мелодию по ЭМОДЗИ», «Угадай фразы», «Меломан», «Общие вопросы» и «Блиц-турнир».

Конкурс проходил на двух языках: татарском и русском. Участники отвечали на вопросы, угадывали мелодии, решали кроссворд. Особенно по душе им пришелся первый конкурс, где было предложено по смайликам угадать название песни.

По итогам конкурса выиграла команда «Бригантина» (МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №38»). Второе место получила команда «Сандугач» (МАОУ «Лицей-интернат №84 имени Гали Акыша»), третье почетное место у команды «Яхшылык» (МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №1»). Команда «Лидер» (МАОУ «Среднее общеобразовательная школа №56») получила диплом участника.

Фотографии доступны в альбоме:https://vk.com/album-17656847_268154892